Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына!

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.10.2014 ел, №1011 карары нигезендә, “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя хасил итү турында” 22.10.2012 ел, №1075 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына тарифларны җайга салу ысулларын куллану ягыннан үзгәрешләр кертелде.

 

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар 2014 елның 1 ноябренә кадәр 2015 елга икътисадый нигезләнгән чыгымнарны сайлап алу ысулы турында гариза тапшыруга хокуклы.

 

Карарга үзгәрешләр 2014 елның 14 октябрендә үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International