Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 10 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Гефест-Э” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “ТранзитЭнергоМонтажҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне  билгеләү турында.

2. “ТАИФ-НК” ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча комплексның ГПП-110 кВ “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Лаеш МР: “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ, “Инженерлык технологияләре” РСК ҖЧҖ).

4. “Теплострой” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International