2014 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр купе һәм СВ вагоннарында пассажирлар йөртүгә тарифлар кими

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

2014 елның 1 октябреннән “ФПК” ААҖнең (“Россия тимер юллары” ААҖнең кече җәмгыяте) ерак юлларга йөри торган поездларындагы СВ һәм купе вагоннарында пассажирлар йөртүгә тарифларны “сыгылмалы” җайга салу буенча үзгәртелгән графигы үз көченә керде. Әлеге график 2014 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр дәүләт эчендә йөри торган поездарга кагыла.

График нигезендә, агымдагы елның октябрь-декабрендә пассажирлар йөртүгә тарифлар алдан расланган график белән чагыштырганда уртача 8 процентка кимрәк булачак.

Моннан тыш бәйрәм көннәрендә – 1- 4 ноябрьдә һәм 31 декабрьдә купе һәм СВ вагоннарына билет бәяләре еллык уртача бәя күләмендә калачак.

Тарифларны җайга салуның сыгылмалы графигы турында тәфсилле мәгълүмат белән “РЖД” ААҖнең рәсми сайтында танышырга була. Шулай итеп, пассажирлар, ерак юлларга йөри торган поездларда пассажирлар йөртүгә тарифларны үзгәртү индексларын белгән хәлдә, сәфәрләрен алдан планлаштыру һәм аңа бәйле чыгымнарын киметү мөмкинлегенә ия булды, дигән сүз.     

Үзләренә карата “Динамикалы төстә бәя хасил итү” (“Динамическое ценообразование – сезонга, атна көннәренә, ихтыяҗга һәм сатылган урыннар санына карап билет бәясен үзгәртүне күздә тота) дигән бәяләр системасы гамәлдә булган поездларга  “сыгылмалы” җайга салу графигы кагылмый.

Пассажирлар игътибарына шуны да җиткерәбез: “ФПК” ААҖ ел дәвамында “Планируй заранее!” һәм “Покупай больше – плати меньше!” дигән махсус тарифларны да тәкъдим итеп килә әле. Бу махсус тарифлар да билетларны очсызрак бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International