Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Гефест-Э” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “ТранзитЭнергоМонтаж” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. “ТАИФ-НК” ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча комплексның ГПП-110 “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында (Лаеш МР: “XXI гасыр җитештерү-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ, “Инженерлык технологияләре” РСК ҖЧҖ).
4. “Теплострой” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.