ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының суд эше турында

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

2014 елның 29 сентябрендә унберенче арбитраж апелляция суды Татарстан Республикасы Арбитраж судының 15 июль, 2014 елгы карарын үзгәрешсез калдырды, “Аммоний” ААҖнең апелляция  шикаяте канәгатьләндерелмичә калдырылды, ә инде әлеге оешма тарафыннан дәгъвалы дип игълан ителгән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 18.12.2010 ел, №6-9/тп карары судта, законлы һәм нигезле, дип танылды.

Әлеге суд утырышы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2014 елдагы суд эшләрен төгәлләгән ахыргы утырышка әйләнде. Бүгенгә җавап бирүче сыйфатында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәлеп ителгән башка суд эшләре юк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: 2014 елда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәлеп ителгән 24 тән артыграк эш дәүләт хакимиятенең суд органнары һәм башка контрольлек органнары тарафыннан карап тикшерелде. Эшләр арасыннан күпчелегенең асылы  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән тарифларны бәхәсле дип игълан итүдән гыйбарәт булды. Шул рәвешле җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм электр энергетикасы өлкәләрендәге тарифлар бәхәсле дип игълан ителде. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүчеләр асылда җайга салынулы эшчәнлекне хәл итүче предприятиеләр  (ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән тарифларны ким дип санаган) булды.

Барлык эшләр буенча да  ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты файдасына яки аның хокукый позициясе исәпкә алынган карарлар кабул ителде. Бәхәсле дип игълан ителгән барлык карарлар да дәүләт хакимиятенең суд органнары һәм башка контрольлек органнары тарафыннан, законлы, дип, зур юридик көчкә ия булган норматив-хокукый актларга туры килә, дип, ә инде бәхәсле дип игълан ителгән тарифлар, икътисадый нигезләнгән, дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International