Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 3 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Электр челтәре компаниясе” ЯАҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

2. Эчәргә яраклы суга, техник суга, салкын суны транспортлауга, ташландык суларны агызуга һәм транспортлауга тарифларны билгеләү турында (Бөгелмә МР: “Нефтьче” идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Камэнергостройпром” ҖЧҖ).

2. “НИИнефтепромхим”ААҖгә җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International