Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Өлкәннәр көне кысаларында Дәүләт комитеты ветераннарын хөрмәтләү булып узды. Дәүләт комитетында мондый очрашулар һәр елның көзендә үткәрелеп килә.
Кадерле кунакларыбыз хөрмәтенә оештырылган тантаналы мәҗлестә Дәүләт комитеты җитәкчелеге республика дәүләти җайга салу хезмәтен булдыру һәм үстерүгә үзләреннән саллы өлеш керткән өчен ветераннарга бик җылы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Кунаклар бәйрәм өстәле ягында хезмәт еллары турында хәтер-хатирәләрен барлап, үзара рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге алды. Чара вакытында истәлеккә фотога төшүләр булды, бүләкләр тапшырылды.