2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты киңәшмәләр залында Татарстан Республикасында электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советы утырышы булып узды.
Экспертлар советы составына дәүләт хакимияте органнары һәм ТР оешмалары вәкилләре керә.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2012-2014 елларга “Нурлат җылылык челтәрләре” ААҖнең 2014 елга чаралары ягыннан инвестицион программасын үзгәртү проектын карап тикшерү.
2.2013-2015 елларга “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы”ААҖнең 2014 елга чаралары ягыннан инвестицион программасын үзгәртү проектын карап тикшерү.
3. 2011-2015 елларга “Урыссу ГРЭС” ТГК” ЯАҖнең 2014 елга чаралары ягыннан инвестицион программасын үзгәртү проектын карап тикшерү.