2014 елда “Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы” Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында

2014 елның 30 сентябре, сишәмбе

Ел саен Россия Федерациясендә “Россиянең югары социаль нәтиҗәле оешмасы” Бөтенроссия конкурсы (алга таба - Конкурс) үткәрелә.

Конкурсның төп максаты – социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәләргә ирешүче Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

Конкурс, 2010 елдан башлап, ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә уздырыла.

Конкурсның төбәк һәм федераль этапларында катнашу - бушлай.

2014 елда Конкурс 12 номинация буенча уздырыла:

- Җитештерү булмаган оешмаларда эш урыннарын булдыру һәм үстерү өчен;

- Производство өлкәсе оешмаларында производствода җәрәхәтләнү-имгәнү һәм һөнәри авыру очракларын киметү өчен;

- Производство булмаган  өлкә оешмаларында производствода җәрәхәтләнү-имгәнү һәм һөнәри авыру очракларын киметү өчен;

- Производство өлкәсе оешмаларында кадрлар потенциалын үстерү өчен;

-  Производство булмаган өлкә оешмаларында кадрлар потенциалын үстерү өчен;

- Производство өлкәсе оешмаларында сәламәт тормыш рәвешен булдыру өчен;

- Производство булмаган өлкә оешмаларында сәламәт тормыш рәвешен булдыру өчен;

- Производство өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстерү өчен;

- Производство булмаган өлкә оешмаларында социаль партнерлыкны үстерү өчен;

- Югары социаль нәтиҗәле кече оешма;

- Территорияләрнең социаль проблемаларын хәл кылуда һәм корпоратив хәйриячелекне үстерүдә катнашкан өчен.

Татарстан Республикасында Конкурсның төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган булып ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Конкурста катнашуга заявкалар тапшыру срогы  - 2014 елның 15 октябренә кадәр.

Бу хакта тулырак мәгълүмат белән  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=413379) танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International