Россия Федерациясе Хөкүмәте коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләүдә (төзү, булдыру) кулланыла торган иң нәтиҗәле технологияләрнең мәгълүматлар банкын (теләсә кемгә танышу мөмкинлеге булган) булдыру турында карар кабул итте

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

РФ Хөкүмәтенең 20.09.2014 ел, №961 карары нигезендә, Россия Төзелеш министрлыгы сайтында җылылык, газ, электр уты һәм су белән тәэмин итү, шулай ук ташландык суларны агызу өлкәләрендә иң нәтиҗәле технологияләр турында белешмәлек урнаштырылачак.

Белешмәлек коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләүдә (төзү, булдыру) кулланыла торган иң нәтиҗәле технологияләрнең мәгълүматлар банкын (теләсә кемгә танышу мөмкинлеге булган) булдыру максатында эшләнә.

Белешмә ике елга кимендә бер тапкыр яңартылып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International