“Җылылык энергиясенең, җылылык китерүченең коммерция учетын хәл итү методикасын раслау турында” 17.03.2014 ел. №99/пр Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы (Россия Юстиция министрлыгында 2014 елның 12 августында теркәлгән, №34040) белән коммерция учеты максатында җибәрелгән (алынган) җылылык энергиясе, җылылык китерүче күләмен билгеләү (шул исәптән исәп-хисап юлы белән) методикасы расланды.
Методика түбәндәгеләрне үз эченә алган:
- җылылык энергиясенең, җылылык китерүченең учет узелларын үлчәү учет системалары яки җылылык исәпләгечләр белән һәм җылылык энергиясе чыганагыннан җибәрелеп, җылылык челтәрләре буенча тапшырылган, җылылык белән тәэмин итүнең төрле системаларында (ябык, ачык), җылылык китерүченең төрле төрләре (су, пар), җылылык кулланучы җайланмаларны тоташтыруның төрле ысуллары (бәйсез, бәйле) белән, кулланучылар тарафыннан алынган җылылык китерүче параметрларын һәм җылылык энергиясе күләмен билгеләүдә кулланыла торган башка зурлыкларны үлчәү средстволары белән тәэмин итү схемалары;
- җылылык энергиясе чыганакларыннан җибәрелеп, җылылык челтәрләренә, катнашларын кертеп, тапшырылган җылылык энергиясе, җылылык китерүче күләмен билгеләү алгоритмнары;
- эксплуатация документлары формалары;
- штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда җылылык энергиясе учетын хәл итү үзенчәлекләре.