Татарстан Республикасы территориаль челтәр оешмалары игътибарына!

2014 елның 21 октябре, сишәмбе

Россия Федераль тарифлар хезмәте территориаль челтәр оешмаларының җайга салынулы эшчәнлекне хәл итү өчен кирәкле операцион, контрольлектәге чыгымнарының һәм  операцион, контрольлектәге чыгымнарының нәтиҗәлелеге индексының  база күләмен билгеләү (аналогларны чагыштыру ысулы белән) буенча методик күрсәтмәләрне эшләде.

“Территориаль челтәр оешмаларының җайга салынулы эшчәнлекне хәл итү өчен кирәкле операцион, контрольлектәге чыгымнарының һәм операцион, контрольлектәге чыгымнарының нәтиҗәлелеге индексының  база күләмен билгеләү (аналогларны чагыштыру ысулы белән)  буенча методик күрсәтмәләрне раслау турында” боерык проекты федераль башкарма хакимият органнары тарафыннан норматив-хокукый актлар проектларын эшләү һәм аларның нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу турында мәгълүмат урнаштыру өчен Бердәм портал сайтына (http://regulation.gov.ru/project/17020.html.) урнаштырылган.

Методик күрсәтмәләр эшләп җиткерелгәч һәм раслангач, аларның нигезләмәләре 2015-2019 елларга территориаль челтәр оешмаларының кирәкле тулаем керемен исәпләүдә кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International