Россия Төзелеш министрлыгының 05.08.2014 ел, №437/пр боерыгы нигезендә, үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын техник тикшерү тәртибе билгеләнде

2014 елның 26 сентябре, җомга

Россия Төзелеш министрлыгының 05.08.2014 ел, №437/пр боерыгы нигезендә, үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки)  ташландык суларны агызу системаларын техник тикшерүгә, шул исәптән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының техник-икътисадый торышы күрсәткечләрен ( үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу системалары объектларының, үзәкләштерелмәгән салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары объектларының физик тузу һәм энергетик нәтиҗәсе күрсәткечләрен кертеп)    билгеләүгә карата таләпләр һәм мондый күрсәткечләрне мониторинглау тәртибе расланды.

Әлеге документ нигезендә, мәҗбүри техник тикшерү үткәрелә:

- озак сроклы җайга салу чоры дәвамында бер тапкыр, әмма 5 елга кимендә бер тапкыр;

- су белән тәэмин итүне яки ташландык суларны агызуны хәл итүче оешма тарафыннан ташландык суларны киметү планы, эчәргә яраклы су сыйфатын, кайнар су сыйфатын билгеләнгән таләпләргә туры китерү буенча чаралар планы эшләнгәндә;

- су белән тәэмин итүне яки ташландык суларны агызуны хәл итүче оешма тарафыннан, “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” Федераль закон нигезләмәләренә туры китереп, үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки)  ташландык суларны агызу системаларының хуҗасыз объектларын файдалануга тапшырганда.

Техник тикшерү буенча эшләргә керә:

- камераль тикшерү;

- милекне техник инвентарьлаштыру, үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки)  ташландык суларны агызу системалары объектларын визуаль, үлчәп тикшерү һәм тиешле кораллар белән тикшерүне кертеп;

-  үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки)  ташландык суларны агызу системалары объектларының техник-икътисадый нәтиҗәсен билгеләү.

Техник тикшерүне төгәлләү йомгаклары буенча техник тикшерү акты ( су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны хәл итүче оешманың вәкаләтле заты тарафыннан имзаланган техник тикшерү нәтиҗәләреннән торган) тутырыла.

Техник тикшерү нәтиҗәләрен җирле үзидарә органнары белән килештерү тәртибе билгеләнде.

Моннан тыш,  үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки)  ташландык суларны агызу системалары объектларының, үзәкләштерелмәгән салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары объектларының физик тузу һәм энергетик нәтиҗәсе күрсәткечләрен һәм аларны мониторинглау тәртибен кертеп, су белән тәэмин итү һәм (яки)  ташландык суларны агызу системаларының техник-икътисадый торышы күрсәткечләре билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International