2014 елның 20 августында Россия Федерациясе Федераль тарифлар хезмәте экспертлары “Открытый диалог” компанияләр төркеме белгечләре белән берлектә барлык типтагы һәм дәрәҗәләрдәге торак һәм коммуналь хуҗалык учреждениеләре җитәкчеләре өчен “Торак һәм коммуналь хуҗалыкны реформалау: тармакта тарифларны җайга салу” дигән Бөтенроссия гамәли Online – семинар үткәрде.
Семинарның максаты – тарифлар сәясәтендәге соңгы үзгәрешләр, шулай ук Россия законнарындагы яңалыклар һәм предприятиеләр җитәкчеләре алдында көн саен килеп чыга торган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү буенча экспертлардан аңлатмалар алу иде. Экспертлар һәм белгечләр максималь дәрәҗәдә үзара аңлашуга, Россия торак-коммуналь хуҗалыгын сыйфатлы үстерүгә, тармакны даими модернизацияләү шартларында эш нәтиҗәсен яхшыртуга , шулай ук ахыр кулланучылар өчен хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыруга ирешү максатында югарыгы хакимият органнары белән төбәкләр хакимиятләре арасында кулай эш системасын булдыру буенча фикер алышты.
Әлеге чара тармак законнарының еш үзгәрүе, РФ Хөкүмәте ягыннан торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшенә зуррак таләпләр куела башлавы сәбәпле көн кадагына аеруча суга торган чарага әйләнде.
Семинар программасына төбәкләр өчен иң кирәкле, иң актуаль мәсьәләләр кертелгән иде. Болар:
“2015-2016 елларга бәя хасил итү һәм коммуналь ресурсларга тарифларны җайга салу сәясәте”
* 2015-2016 елларга коммуналь ресурсларга тарифларны формалаштыру үзенчәлекләре;
* Коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту проблемасы.
“Коммуналь ресурсларны җитештерү, транспортлау һәм сату өлкәсендә бәя хасил итү һәм тарифларны җайга салу сәясәте”.
* 2015 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя хасил итү (РФ Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, №406 карары) һәм тарифларны җайга салу (07 декабрь, 2011 ел, №416-ФЗ);
* “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” Законга төзәтмәләр:
* Кайнар һәм салкын су бирү буенча мөнәсәбәтләрне җайга сала торган кагыйдәләр (Хөкүмәтнең 29 июль, 2013 ел, №№642, 643, 644, 645 карарлары) – хезмәтләр күрсәтү буенча килешүле мөнәсәбәтләргә күчү, килешүләрнең төп шартлары;
* Тарифларны исәпләү методикалары:
* “Җылылык белән тәэмин итү турында” №190-ФЗ тормышка ашыру яктылыгында җылылык энергетикасында тарифларны җайга салу кагыйдәләре;
* Җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташуга тарифларны формалаштыру үзенчәлекләре:
* РФ субъектларында табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советлары оештыру турында методик рекомендацияләр.
“ЖКУ өчен түләүләрне исәпләү һәм җыюны оештыруның актуаль мәсьәләләре
* Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен исәпләү;
* Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүне исәпләү һәм түләү кертү тәртибе;
* Исәп-хисап үзәкләренә яки турыдан-туры ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга (РСО) түләүләрне исәпләү һәм җыю вәкаләтләрен тапшыру - “әйе” һәм “юк”:
* 03.07.2009 ел, №103-ФЗ буенча түләү операторлары һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү белән тәэмин итүчеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр;
* Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә карата законның эшләвенең башлангыч нәтиҗәләре – ачыкланган җитешсезлекләр һәм аларны юкка чыгару юллары;
* оператор белән тәэмин итүче арасында килешүле мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре – якларның бурычлары, контрактның төп шартлары:
* Түләүченең түләү операторлары хезмәтләрен күрсәтүне кулланудагы хокукларын яклау;
* Түләү агентлары тарафыннан комиссия алу кагыйдәләре;
* Халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән исәп-хисап үзәкләре арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә “Персональ мәгълүматлар турында” законны куллану;
* Коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләүне арттыру.