Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия карары нигезендә, республикабызда пассажирлар ташу өлкәсендә закон бозуларга каршы көрәш буенча ведомствоара эш төркеме оештырылды. Ведомствоара киңәшмәдә республикабызда пассажирлар ташу өлкәсендә закон бозуларга каршы көрәш буенча ведомстволарда эшләүче хезмәткәрләрдән мобиль төркемнәр булдыру турында карар кабул ителде.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйтүенчә, ведомствоара эш төркемен булдыруның максаты – пассажирлар ташу эшчәнлеген контрольдә тотуны яхшырту һәм автомобильдә пассажирлар ташуны җайга салу өлкәсендә эшне көчәйтү. Эш төркеменең чаралар планы, шул исәптән рейдлар үткәрү планы төзелде. Л.Сафин ассызыклап үткәнчә, тикшерүләр даими алып барылачак, легаль булмаган төстә эшләүчеләр юкка чыгарылачак.
Хәзерге вакытта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән контракт төзегән автотранспорт предприятиеләренә авырга туры килү, акча җитмәү сәбәбе пассажирларны легаль булмаган төстә эшләүчеләрнең “эләктерергә” генә торулары белән бәйле. Мондыйлар, махсус документларга, белем һәм күнекмәләргә ия булмаган килеш кенә пассажирлар ташу белән шөгыльләнә.
Моннан тыш, килешү рәсмиләштермичә генә эшләп, хезмәт күрсәтүгә бернинди дә гарантия бирми, бернинди җаваплылык тотмый торган “соры” транспортчыларның иминлек ягы да “аксый”. Мондыйлар тизлек режимын үтәми, төгәл генә хәрәкәт расписаниесен булдырмый, тукталышларда пассажирлар утырту һәм төшерү кагыйдәләрен санга сукмый. Аннан килеп, пассажирлар хокукка каршы гамәлләр кылу куркынычы зур булган урыннардан юлга кузгалырга мәҗбүр.
Легаль булмаган автобус йөртүчеләрнең нинди хәлдә юлга чыгып китүләрен, көненә ничә сәгать эшләүләрен, гомумән, пассажирларны исән-имин ташу өчен кирәкле эш стажына ия булу-булмауларын беркем дә контрольдә тотмый. Мондый автобус йөртүчеләр күпчелек очракларда автобусларын үзләре яши торган торак тирәсенә генә куеп калдыра, транспортны кайда туры килсә – шунда, яки мөстәкыйль генә ремонтлый. “Нелегал”лар пассажирларны алдый – хокуклары булмаса да, билет сата, маршрутка тарифларны үзбелдеклеләнеп куя, җәмәгать транспорты тукталышларыннан файдалана.
Шулай итеп, легаль булмаган төстә пассажирлар ташучыларның эше җитди проблемага әйләнә. Пассажирлар ташу буенча куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми, икътисадка зыян салына – казнага тиешле салымнар керми, легаль булмаган бизнесның чәчәк атуы пассажирларны легаль төстә ташуның үсүенә комачаулык тудыра.
Бигрәк тә “заказлы” автобус рәвешендә эшләүчеләр законнар бозуны бар дип тә белми. Хәзерге вакытта шундый хәл килеп туды: “заказ” буенча эшләүче статусына ия булган теге яки бу автотранспорт предприятиесе, өстәмә табыш алу өчен, рәсми төстә эшләүче маршрутына “басып”, клиентларны үз ягына аудара-аудара, рәсми автобусларның хәрәкәт расписаниесе буенча параллель төстә тегендә дә, монда да эшли. Мондый гамәлләр пассажирларны рәсми ташучыларга, вокзалларга икътисадый зыян сала, һәм алар намуссыз көндәшлек фактларына кертелергә мөмкин.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында (Ульяновск, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Архангельск) нәкъ менә шундый вәзгыять килеп туды. Законнарны санга сукмыйча пассажирлар ташу эшчәнлеген кисәтү буенча төбәкләрдәге эш тәҗрибәсеннән чыгып, шулай ук законнар базасының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы сәбәпле, кызыксынулы барлык ведомстволарны һәм контрольлек-күзәтчелек органнарын җәлеп итү нигезендә ведомствоара эш төркемнәре оештыру легаль булмаган транспорт оешмаларына каршы көрәшнең бердәнбер ысулына әйләнә.
Рейдларда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы (ЮХИДИ, Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе), Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе, “Ространснадзор”ның Идел буе федераль округы буенча идарәсе, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Казан шәһәре башкарма комитеты (техник инспекция) вәкилләре катнаша. Түбәндәге бозуларны: транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен үтәмәү, заказ буенча пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләрен санга сукмау, транспорт чарасының техник торышы тиешле таләпләргә туры килмәү, транспорт чараларының тукталыш яки транспортны кую кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга аеруча зур игътибар биреләчәк.