Казанда яшәүчеләр җылылык куллану буенча елына 429,9 миллион сумга кадәр акчаларын янга калдырачак

2014 елның 18 августы, дүшәмбе

2014 елда Казанда һава торышына карап автомат җайга салуның  707 узелы унаштырылачак. Бу җиһаз башкалабызның 505 күп фатирлы торак йортында пәйда булачак. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин шәһәр Башкарма комитетында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 65 йортта 72 узел урнаштырылган инде.

Аның мәгълүматларына караганда, 2012-2013 еллардагы җылылык бирү сезонында җылылык куллану буенча экономия 673 миллион сум тәшкил иткән. И.Гыйниятуллин әйтүе буенча,  һава торышына карап автомат җайга салу узелларын урнаштыру проектын тормышка ашыру төгәлләнгәч, икьтисадый файда елына тагын 429,9 миллион сумга артачак. Проектның заем акчаларына финанслануын да әйтеп үтик.

 http://rt.rbc.ru/tatarstan_freenews/13/08/2014/942667.shtml
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International