Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында резервтагы ягулык хуҗалыгына һәм резервтагы ягулыкның нормативта каралган запасына мәҗбүри төстә ия булырга тиешле җылылык чыганаклары – газ кулланучылар исемлегенә кертелгән котельняларны торгызу мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә министр урынбасары М.М.Сәйфетдинов җитәкчелегендә үткәрелде. Киңәшмәдә “ТРда ягулык-энергетика ресурсларын нәтиҗәле куллануны һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе”, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, “Лениногорск җылылык челтәрләре” ААҖ, “Бөгелмә ПТС” ААҖ, “Алабуга ПТС” ААҖ, вәкилләре, шулай ук Азнакай, Тукай, Бөгелмә муниципаль районнары вәкилләре катнашты.
Оешмалар вәкилләре котельняларны торгызу һәм аларны резервтагы ягулыкка күчерүгә әзерләү эшләренең барышы турында чыгышлар тыңлады. 2014/2015 елларның җылылык бирү чорына республикада газ кулланучы предприятиеләрнең резервтагы ягулык хуҗалыклары әзерлегенең торышы турында “Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын нәтиҗәле куллануны һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесенең газ рәвешендәге ягулык төрләрен нәтиҗәле куллануны тәэмин итү бүлеге начальнигы Х.Г.Габдуллин сөйләде.