Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Чистай ш. төньяк-көнчыгыш өлешен салкын су белән тәэмин итү челтәрләре төзелеше” - “ТР Торак ипотека кредитлары буенча агентлык” ААҖ капиталь төзелеш объектын “Стройтех” ЯАҖ филиалы - “Чистай водоканалы” үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
2. “Тоташтырыла торган нагрузка егәрлеге берәмлеге исәбеннән “Казэнерго” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында” 6 май, 2014 ел, №6-32/тп Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
(Азнакай МР: “Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр” ААҖ;
Әлмәт МР: “Әлмәт “Радиоприбор” заводы” ААҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр” ААҖ; Чистай МР: “Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр” ААҖ).
4.Эчәргә яраклы суга тарифларны килештерү турында.
(Югары Ослан МР: “Печище” МУП; Алабуга МР: автоном учреждениеләр: Әлмәт авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, Олы Елово авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, Олы Качык авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, Костенеево авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, Морт авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, Старый Куклюк авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, Яковлево авыл җирлегенең “Халыкка хезмәт күрсәтү үзәге”, “Народное предприятие – Родная Земля” ОАПК, “Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге” ҖЧҖ).
5. “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм күмү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.