Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 12.04.2012 ел, №53-э/1 боерыгы нигезендә, Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Бердәм энергетика системасы кысаларында электр энергиясен (егәрлек) җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансын формалаштыру тәртибе расланды.
Шуны да исегезгә төшерәбез: Боерыкның 21 пункты нигезендә, ОРЭМ субъектларына, ваклап сату базарының электр энергиясен һәм егәрлеген җибәрүчеләргә (җитештерүчеләр) һәм челтәр оешмаларына, тупланма тәкъдимнәрне килештерү һәм формалаштыру өчен, 2014 елның 15 августыннан да соңга калмыйча, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына, Базар советына һәм Система операторына җыелма фараз балансын аныклау буенча тәкъдимнәр тапшырырга кирәк.