Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләти мәгълүмат системасы (ГИС ЖКХ) – торак фонды, күп фатирлы йортларда гомуми милек белән идарә итү буенча хезмәтләр күрсәтү бәясе һәм исемлеге, коммуналь хезмәтләр күрсәтү һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итү, торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләме, әлеге түләү буенча җыелган бурыч, коммуналь һәм инженерлык инфраструктуралары объектлары турында мәгълүматлар, шулай ук ЖКХ белән бәйле башка төрле мәгълүматлар җыюны, саклау, тапшыру, урнаштыру һәм мәгълүматтан файдалануны тәэмин итәрдәй программ, техник чаралар һәм мәгълүмати технологияләр нигезендә эшләүче бердәм федераль үзәкләштерелгән мәгълүмат системасы ул.
“Торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләти мәгълүмат системасы турында” 21.07.2014 ел, №209-ФЗ Федераль закон нигезендә билгеләнгән:
ГИС ЖКХны булдыру, аннан файдалану һәм аны модернизацияләү принциплары ( мәгълүматның ачыклыгы, “үтә күренмәлелеге” һәм халыкның аның белән таныша алу мөмкинлеге, дөреслеге, актуальлеге һ.б.);
ГИС ЖКХга карата таләпләр, анда урнаштырыла торган мәгълүмат төрләре (шул исәптән күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләргә билгеләнгән бәяләр, тарифлар турында мәгълүмат);
мәгълүмати хезмәттәшлек итүдә катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары;
ГИС ЖКХда мәгълүмат урнаштыру тәртибе, мәгълүматның һәм мәгълүмати ресурсның хокукый режимы;
ГИС ЖКХны файдалануга тапшыру белән бәйле йомгаклау нигезләмәләре.