2014 елның 5 августында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Казан дәүләт циркы бинасын һәм Вторая Гаражная урамындагы №4 йортны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәне министр урынбасары М.М.Сәйфетдинов үткәрде. Киңәшмәдә Казан башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, Тарифлар буенча дәүләт комитеты, “Казан җылылык челтәрләре” ГК ААҖ һ.б. вәкилләре катнашты.
Казан дәүләт циркында җылылык белән тәэмин итү системасының торышы начар булу сәбәпле, җылылык трассасын капиталь төзекләндерү турында карар кабул ителде.
Шулай ук №4 йортның җылылык торбалары да начар хәлдә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, чарага чакырылган вәкилләр йортны капиталь төзекләндерүнең инвестицион программасына кертү яки йорттагы фатирларны индивидуаль җылылык энергиясе чыганаклары белән тәэмин итү турында тәкъдимнәр җиткерде.