Озакламый шәһәр иҗтимагый транспортына тагын бер транспорт төре – җир өсте метросы өстәләчәк.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, тулы кыйммәтле метро белән электричка “кушылмасы” 2018 елда барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта бер юнәлештәге боҗра хәрәкәтен инде киләсе елда ук оештыру күздә тотыла. Бу электр поездлары транспортның башка төрләре эшен җиңеләйтергә һәм казанлыларның юл йөрүләрен уңайлырак итәргә тиеш. Планнарга караганда, бу транспортны гамәлгә керткәч, шәһәр буйлап йөрү, чыннан да, җиңеләячәк. Җир өсте метросы тимер юл буйлап “килеп”, шәһәр яннарын да колачлаячак. Электр поездлары юлы ике урында җир асты метросы белән кисешәчәк. Димәк, күчеп утырырга туры килсә дә, казанлылар кирәкле урыннарына җайлы гына барып җитәчәк.
Җир өсте метросы өчен боҗра рәвешендәге тимер юл булдырыла. Поездның шактый ук озын юлы халык күп йөри торган станцияләр: “Казан” (тимер юл вокзалы), Лагерная, Яңа Аракчино, “787 км” (Лебяжье), “Казан – 2” (“Төньяк вокзалы” станциясендә гадәти метрога күчеп утырырга мөмкин булачак), “Вахитово”, “Әмәт” (шулай ук метро белән тоташа) һәм “Компрессорная” станцияләре аша үтәчәк. “Әмәт - “Компрессорная” юл участогы бик озын булганлыктан, Әбҗәлилов белән Ершов урамнары чатында тагын бер станция төзү турында карар ителде.
Юл озынлыгы 48 чакрым тәшкил итәчәк. Юлда дүрт вагонлы поездлар йөриячәк. Әзерлек эшләре тәмамланганнан соң тормыш өчен кулай расписание төзелеп, электричкалар һәр15-20 минут саен йөри башлаячак. Юл йөрү бәясе, җәмәгать транспортының башка төрләрендә кебек үк, 20 сум булачак.
Казанда җир өсте метросын булдыру идеясенең инде күптәннән барлыкка килүен әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки тимер юллар урманнар аша гына түгел, шактый ук популяр булган шәһәр районнары аша да үтә. Менә, ниһаять, онытылып барган электричкаларга “җан өреп”, шуларны казанлыларның көндәлек “юл тормышы”на кертү турында карар ителде.
http://tatarstan.info/news/nazemnoe-metro_72136.html