Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 1 августы, җомга

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ЗЖБИ-210” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

2. “Чаллы ш., Шишкин бульвары, 17 нче торак йорт тирәсендәге 19 катлы күп фатирлы йорт” - “СК Мега Групп” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

3. “Чаллы ш., 17 “А” микрорайоны, Чаллы-9 проспектында янкорма сәүдә объекты белән 25 катлы торак йорт” - “СК “Мега Групп” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International