Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “ЗЖБИ-210” ҖЧҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.
2. “Газпром инвест ЮГ” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. “Чаллы ш., Шишкин бульвары, 17 нче торак йорт тирәсендәге 19 катлы күп фатирлы йорт” - “СК Мега Групп” ҖЧҖ объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
4. Чаллы ш., 17 “А” микрорайоны, Чаллы-9 проспектында янкорма сәүдә объекты белән 25 катлы торак йорт” - “СК “Мега Групп” ҖЧҖ объектын тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.