Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Электр челтәрләре предприятиеләре” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү турында.
2. “Чаллы ш., Шишкин бульвары, 17 нче торак йорт тирәсендә 19 катлы күп фатирлы йорт” - “СК Мега-Групп” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
3. “Чаллы ш., 17 “А” микрорайоны, Чаллы-9 проспектында янкорма сәүдә объекты белән 25 катлы йорт” - “СК Мега-Групп” ҖЧҖ объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
4. “Чаллы ш. 40 микрорайонында күп катлы торак йорт” - “Уңайлы торак” торак-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
5. Түбән Кама ш. Түбән Кама “Нефтехим” ААҖнең тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
6. Әлмәт ш. “Промтранс-А” ҖЧҖнең тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
7. “Казан сәнәгать тимер юл транспорты тармакара предприятиесе” ААҖнең тимер юлларга килү юлларында күрсәтелә торган транспорт хезмәтләренә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.