Хокукый дәвамчанлык тәртибендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны куллану
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 13.05.2013 ел, №406 карары нигезендә расланган Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең (алга таба - Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя хасил итү нигезләре) 34 пункты нигезендә, элек су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл иткән, агымдагы җайга салу чорында җайга салынулы оешманың хокукларын һәм бурычларын тулы күләмендә сатып алган оешма-хокукый дәвамчыга карата, оешма-хокукый дәвамчы өчен билгеләнгән тәртиптә тарифлар расланганчы, әлеге элгәр оешма өчен билгеләнгән тарифлар кулланыла.
Җайга салынулы оешманың хокуклары һәм бурычларының хокукый дәвамчанлык тәртибендә күчүе Россия Федерациясе гражданлык законы нигезендә хәл ителә.
Шулай итеп, оешма-хокукый дәвамчы тарафыннан Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең 34 пунктында күрсәтелгән шартлар үтәлгәндә, җайга салынулы оешманың хокуклары һәм бурычларын тулы күләмендә сатып алганнан соң, элгәр оешма өчен билгеләнгән тарифлар кулланыла.
Башка очракларда элек су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу системаларыннан файдаланган затларга карата билгеләнгән тарифларны куллану мөмкин түгел.
Хокукый дәвамчанлык тәртибендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны куллану
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 22.10.2012 ел, ел, №1075 карары нигезендә расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең (алга таба – Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя хасил итү нигезләре) 21 пункты нигезендә, эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл иткән, агымдагы җайга салу чорында җайга салынулы оешманың хокукларын һәм бурычларын тулы күләмендә сатып алган җылылык белән тәэмин итү (җылылык челтәре) оешмасының җылылык энергиясе чыганакларына һәм (яки) җылылык челтәрләренә карата, оешма-хокукый дәвамчы өчен билгеләнгән тәртиптә бәяләр (тарифлар) расланганчы, бәяләр (тарифлар) билгеләү турында дело ачмыйча гына, үзгәртеп оештырылган оешма өчен билгеләнгән тарифлар кулланыла.
Югарыда бәян ителгән нормадан шул килеп чыга: әлеге нигезләмәләр фәкать элек үзенә тапшырылган җылылык энергиясе чыганакларыннан һәм (яки) җылылык челтәрләреннән файдалануга бәйле җайга салынулы эшчәнлекне хәл иткән юридик затның үзгәртеп оештырылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан хокукый дәвамчанлык очрагында гына кулланыла.
Шул рәвешле элек җылылык белән тәэмин итү һәм (яки) җылылык челтәрләре системаларыннан файдаланган затларга карата билгеләнгән тарифлар куллану башка очракларда мөмкин түгел.
Югарыда күрсәтеп үтелгән тарифлар оешма-хокукый дәвамчы өчен билгеләнгән тәртиптә тарифлар расланганчы кулланыла.