Федераль тарифлар хезмәте җылылык энергиясен куллану режимы бозылганда яки, коммерция учетын алып бару мәҗбүри булып та, җылылык энергиясенең һәм (яки) җылылык китерүченең коммерция учеты булмаганда, җылылык энергиясе өчен тарифларга артыклык коэффициентын билгеләү һәм куллану мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде
Артыклы коэффициентын билгеләү мәсьәләсе буенча
“Җылылык белән тәэмин итү турында” 27.07.2010 ел, №190-ФЗ Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 9 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, җылылык энергиясен куллану режимы бозылганда яки, коммерция учетын алып бару мәҗбүри булып та, җылылык энергиясенең һәм (яки) җылылык китерүченең коммерция учеты булмаганда, федераль законнар нигезендә, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә билгеләнгән тарифларга җайга салу органнары тарафыннан артыклык коэффициенты билгеләнә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 22.10.2012 ел, №1075 карары нигезендә расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую нигезләренең 6 пункты буенча, җылылык энергиясен куллану режимы бозылганда яки, коммерция учетын алып бару мәҗбүри булып та, җылылык энергиясенең һәм (яки) җылылык китерүченең коммерция учеты булмаганда, федераль законнар нигезендә, җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларга, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә федераль башкарма хакимият органы тарафыннан расланган җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә, җайга салу органы тарафыннан билгеләнелә торган артыклык коэффициенты кулланыла.
Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 13.06.2013 ел, №760-э боерыгы белән расланган Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җайга салынулы бәяләрне (тарифлар) исәпләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 144 пункты нигезендә, җылылык энергиясен куллану режимы бозылганда яки, коммерция учетын алып бару мәҗбүри булып та, җылылык энергиясенең һәм (яки) җылылык китерүченең коммерция учеты булмаганда, федераль законнар нигезендә, җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларга җайга салу органнары тарафыннан билгеләнелә торган, 1,01 гә тигез күләмдәге артыклык коэффициенты кулланыла.
Артыклык коэффициентларын куллану мәсьәләсе буенча
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 08.08.2012 ел, №808 карары белән расланган Россия Федерациясендә җылылык белән тәэмин итү кагыйдәләренең (алга таба – Җылылык белән тәэмин итүне оештыру кагыйдәләре) 23 пункты нигезендә, җылылык белән тәэмин итү килешүендә шул билгеләнә: җылылык энергиясен куллану режимы бозылганда, шул исәптән җылылык энергиясен һәм (яки) җылылык китерүчене куллануның факттагы күләме җылылык нагрузкасының килешүдә күрсәтелгән күләменнән чыгып караганда, килешүдә күрсәтелгән куллану күләменнән артып киткәндә яисә Россия Федерациясе законында күздә тотылган очракларда җылылык энергиясенең яки җылылык китерүченең коммерция учеты булмаганда, әлеге бозуларга юл куйган җылылык энергиясен кулланучы җылылык белән тәэмин итүче оешмага килешүдә күрсәтелгәннән тыш, учетсыз куллану күләменә яки куллану режимын бозып куллану күләменә, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе башкарма хакимияте органы тарафыннан билгеләнгән, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге тарифларга артыклык коэффициентын кулланып түләүгә бурычлы, кулланучы-гражданнарга, шулай ук күп фатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге алып баручы һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән килешүләр төзегән идарәче оешмаларга яки торак милекчеләре ширкәтләренә яисә торак кооперативларына яки махсуслашкан куллану кооперативларына карата торак законында башкача күздә тотылмаганда.
Россия Федерациясе Торак кодексы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күп фатирлы йортларда һәм торак йортларда торак милекчеләренә һәм торактан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе нигезендә, артыклык коэффициентын кулланып җылылык бирү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләү күләмен исәпләү күздә тотылмаган.
Моңа бәйле рәвештә, торак законында җылылык бирү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүгә түләүне исәпләүдә әлеге артыклык коэффициентларын куллану күздә тотылмаган.
“Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы турында” 18.11.2013 ел, №1038 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру һәм норматив-хокукый җайга салу вазыйфаларын хәл итүче булып федераль башкарма хакимият органы тора.
Шул сәбәпле җылылык энергиясенең, җылылык китерүченең коммерция учеты кагыйдәләрен, җылылык энергиясен куллану режимын бозган өчен артыклык коэффициентларын куллану мәсьәләләре буенча шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мөрәҗәгать итү дә максатка ярашлы булачак.