Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Аутоматив Гласс Альянс Рус” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Алабуга” сәнәгать җитештерүе тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. “ТАИФ-НК” ААҖ КГПТО энергия кабул итү җайланмаларын Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. “АК Барс Основа” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.