Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырыш булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кулланучыларга “Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
2. “Уңайлы торак” торак-төзелеш компаниясе” ҖЧҖнең капиталь төзелеш объектын - Чаллы ш. Яшьлек пр. тирәсендәге Поляков урамы буенча иҗтимагый әһәмияттәге торак комплекс бүлмәләре белән №1, №2, №3 күп катлы торак йортлар”ны “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
3. “Чаллы ш., Гидротөзүчеләр ур., җиңел машиналар өчен автомойка” объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
4. “Чаллы ш., Гидротөзүчеләр ур., җиңел машиналар өчен автомойка” объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.