Электр челтәрләре оешмалары игътибарына!

2014 елның 8 июле, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 ел. №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең (алга таба – Бәя хасил итү нигезләре) 87 пунктына, шулай ук Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 11.09.2012 ел, №209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 7 пунктына туры китереп, җайга салу чорына кадәрге елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәгеләрне расларга тиеш:

- Методик күрсәтмәләрнең IV бүлеге нигезендә, стандартлаштырылган тариф ставкаларын;

- Методик күрсәтмәләрнең 8 һәм 9 пунктлары нигезендә исәпләнгән Методик күрсәтмәләргә №2 кушымта буенча җайга салу чорына максималь егәрлек берәмлегенә ставкаларны;

- технологик тоташтыруга түләү формуласын.

Бәя хасил итү нигезләренең 87 пункты нигезендә, әлеге ставкаларны билгеләү территориаль челтәр оешмалары тарафыннан тапшырыла торган технологик тоташтыруга планлаштырыла торган чыгымнар турында фараз мәгълүматларына туры китереп хәл ителә.

Игътибарыгызга шуны да җиткерәбез: территориаль челтәр оешмалары тарафыннан   чираттагы календарь елына технологик тоташтыру өчен планлаштырыла торган чыгымнар турында фараз мәгълүматларын тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органына билгеләнгән срокта тапшырмау административ хокук бозу булып тора (аның өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.7.1. статьясында каралган).

Татарстан Республикасы территориаль челтәр оешмаларының күпчелеге өчен максималь егәрлек берәмлегенә тариф ставкаларының һәм стандартлаштырылган тариф ставкаларының моңа кадәр билгеләнмәгән булуы һәм технологик тоташтыруны хәл итүгә чыгымнарның анализланмаган булуы сәбәпле, сезгә 1 октябрьгә кадәр Дәүләт комитеты исеменә 2015 елга әлеге ставкаларны билгеләү буенча гариза һәм нигезләү материалларын тапшырырга тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International