2014 елның 1 июленнән гражданнарның коммуналь хезмәтләргә түләве турында

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сезнең игътибарга 2014 елның 1 июленнән гражданнарның коммуналь хезмәтләргә түләве турында Федераль тарифлар хезмәтенең (http://www.fstrf.ru/press/news/1819/print) пресс-релизын тәкъдим итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.04.2014 ел, №718-р боерыгы) 2014 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы буенча гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 4,7 күләмендә расланды, 2014 елның 1 июленнән 2018 елга кадәрге чорда аерым муниципаль берәмлекләр буенча рөхсәт ителгән тайпылышның чик күләме – 2,4 %.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен чик индекслар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 30.04.2014 ел, №283 карары нигезендә расланып, 2014 елның 1 июленнән  5 елга (2014 елдан 2018 елга кадәр) гамәлгә кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International