Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга “Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

2. “Уңайлы торак” торак-төзелеш компаниясе” ҖЧҖнең капиталь төзелеш объектын -  Чаллы ш. Яшьлек пр. тирәсендәге Поляков урамы буенча иҗтимагый әһәмияттәге торак комплекс бүлмәләре белән №1, №2, №3 күп катлы торак йортлар”ны “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

3. “Чаллы ш., Гидротөзүчеләр ур., җиңел машиналар өчен автомойка” объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

4. “Чаллы ш., Гидротөзүчеләр ур., җиңел машиналар өчен автомойка” объектын “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International