Бәясез зоналар һәм изоляцияләнгән системалар территорияләрендә электр энергетикасында, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үткәрү турында

2014 елның 30 июне, дүшәмбе

 

2014 елның 23–24 июнендә Владивостокта “Бәясез зоналар һәм изоляцияләнгән системалар территорияләрендә электр энергетикасында, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта тарифларны җайга салу мәсьәләләре” дигән темага Федераль тарифлар хезмәте катнашында Приморье крае хакимияте тарафыннан оештырылган  семинар-киңәшмә булып узды.

Семинар-киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:

– 2013-2014 елларда тарифларны җайга салу өлкәсендә норматив-хокукый актларның үзгәрүе;

– җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә җайга салуның озак сроклы параметрларына күчү;

– “Электр энергиясе белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салуны камилләштерү ягыннан Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 30.12.2012 ел, №291-ФЗ Федераль закон нигезләмәләреннән чыгып, озак сроклы җайга салу шартларында төшеп кала торган керемнәрне компенсацияләү механизмын тормышка ашыру.

Семинар-киңәшмә материаллары белән Россия Федераль тарифлар хезмәтенең рәсми сайтында (http://www.fstrf.ru/press/meeting/49) танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International