ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Иҗтимагый советның эшләп килүе турында искә төшерә

2014 елның 27 июне, җомга

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет “Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмәне раслау турында” 24 декабрь, 2010 ел, №364 Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы белән расланды.

Иҗтимагый советның максатлары буларак билгеләнде:

– Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр, өстәмә хаклар) дәүләти җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен булдыру һәм тормышка ашыруда Россия Федерациясе гражданнарының ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, Россия Федерациясе гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен һәм иҗтимагый берләшмәләрнең хокукларын яклау;

– Татарстан Республикасы территориясендә товарларга (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) бәяләрне (тарифлар, өстәмәләр, өстәмә хаклар) дәүләти җайга салуга керә торган мәсьәләләр буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләүгә иҗтимагый, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен җәлеп итү, Дәүләт комитеты эшчәнлегенең хәбәрдарлык һәм ачыклык принцибын тормышка ашыру.

Дәүләт комитетының 14 гыйнвар, 2011 ел, №30 боерыгы нигезендә, Иҗтимагый совет составына түбәндәге вәкилләр керде:

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе Аппараты җитәкчесе Борознов Николай Иванович;

“Татарстан Республикасы Кече һәм уртача бизнес предприятиеләре ассоциациясе”нең Тариф сәясәте комитеты җитәкчесе Вечеров Игорь Борисович;

“Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе” Төбәк эш бирүчеләр берләшмәсе генераль директоры урынбасары Дмитриев Виктор Петрович;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Застела Михаил Юрьевич;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Кәримов Марат Әсфән улы;

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Маруденко Сергей Павлович;

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе урынбасары Жуйков Владимир Васильевич;

“Мәйдан” ПКФ ҖЧҖ (“Сытый папа” кафе һәм рестораннар челтәре) генераль директоры Горшунова Мария Александровна.

Нигезләмәгә туры китереп, Иҗтимагый совет утырышлары кварталга кимендә 1 тапкыр үткәрелә.

2013 елда һәм 2014 елның беренче яртыеллыгында Иҗтимагый советның 8 утырышы уздырылды. Аларда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– 30.12.2012 ел, №289-ФЗ, 30.12.2012 ел, №291-ФЗ, 30.12.2012 ел, №318-ФЗ федераль законнар нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән, 07.12.2011 ел, №416-ФЗ Федераль законга кече закон актлары кабул итү буенча тәкъдимнәр кертү;

– “Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында” 18.07.2011 ел, №223-ФЗ Федераль закон нигезләмәләрен нәтиҗәле төстә тормышка ашыру турында;

– эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектлары өчен энергетика ресурсларының техник һәм икътисадый мөмкинлекләрендәге тенденцияләргә анализ (Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы белән расланган “Юл картасы” чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 2018 елга технологик тоташтыру бәясен этаплап киметү мәсьәләләрен кертеп);

– Табигый монополияләр эшчәнлегенә контрольлек итү. Россия Федерациясе субъектларында табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучылар советларын оештыру буенча Методик рекомендацияләр проектын тикшерү;

– Татарстан Республикасы территориясендә электр энергиясен (егәрлек) куллануның социаль нормасын кабул итү мәсьәләсе буенча фикер алышу;

– Электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару ягыннан ТЭЦ эшен оптимальләштерү;

– Гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларын исәпләү һәм куллану тәртибе ягыннан федераль закондагы яңалыклар;

– Кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан актив кулланыла торган көчәнешләр (НН һәм СН-1) өчен электр энергиясен тапшыруга тарифларны эре предприятиеләр тарафыннан кулланыла торган көчәнешләр (СН-2 һәм ВН) тарифларына тигезләү юлы белән тариф нагрузкасын кече бизнестан эре бизнеска авыштыру юлы буенча чаралар эшләү.

 

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет турында тәфсиллерәк мәгълүмат белән сайтта  (http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=397064)  танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International