Федераль тарифлар хезмәте сайтында (www.eias.ru) 2014 елның май ае өчен №46–ТЭ формасын тапшыру статистикасы урнаштырылган.
Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җылылык белән тәэмин итүче оешмалары тарафыннан №46–ТЭ формасы буенча хисапларның тулы күләмдә тапшырылмаганлыгы ачыкланды.
Җайга салынулы оешмаларга кирәкле барлык хисапларны кыска гына вакыт эчендә ФГИС “ЕИАС ФСТ России” аша Россия Федераль тарифлар хезмәте исеменә тапшырырга кирәк!
Дәүләт комитеты шуны да искә төшерә: әлеге мәгълүматны җыю “Росстат” боерыгы белән расланган срокларда, тәгаенләп әйткәндә, хисап аеннан соң килүче айның 20 нче числосына кадәр, хисап елы өчен 10 февральгә кадәр хәл ителә.
Мәгълүмат тапшырмау оешманы административ җаваплылыкка тартуга нигез булып тора.
РФ КоАП 19.7.1. статьясы нигезендә,
1. Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле органга мәгълүматлар тапшырмау (мәгълүматлар тапшыруның мәҗбүрилеге тарифларны билгеләү, үзгәртү, гамәлгә кертү яки юкка чыгару өчен, шулай ук әлеге орган тарафыннан мәгълүматлар җыю, контрольлек итү (күзәтчелек) вәкаләтләрен үтәү норматив-хокукый актларда күздә тотылган очракта), шулай ук аларны вәкаләтле орган тарафыннан күрсәтелгән срокта тапшырмау вазыйфаи затларга өч меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
2. Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле органга белә торып дөрес булмаган мәгълүматлар тапшыру (мәгълүматлар тапшыруның мәҗбүрилеге тарифларны билгеләү, үзгәртү, гамәлгә кертү яки юкка чыгару өчен, шулай ук әлеге орган тарафыннан мәгълүматлар җыю, контрольлек итү (күзәтчелек) вәкаләтләрен үтәү норматив-хокукый актларда күздә тотылган очракта) вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән йөз илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
3. Шундый ук административ хокук бозу өчен элек тә административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан 1 һәм 2 өлешләрендә күздә тотылган административ хокук бозулар кылу бер елдан ике елга кадәр дисквалификацияләнүгә китерә.