2015–2017 елларга газ бүлгеч челтәрләр аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларны яңадан карау һәм 2015 елга газ белән тәэмин итүчеләр тарафыннан ахыр кулланучыларга күрсәтелә торган тәэминат-сату хезмәтләренә түләү күләмен яңадан карау турында

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федераль тарифлар хезмәтенең рәсми сайтында 2015–2017 елларга газ бүлгеч челтәрләр аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларны  яңадан карау һәм 2015 елга газ белән тәэмин итүчеләр тарафыннан ахыр кулланучыларга күрсәтелә торган тәэминат-сату хезмәтләренә түләү күләмен яңадан карау турында 16.06.2014 ел, №9-533 Россия ФСТ мәгълүмати хаты урнаштырылган.

Газ бүлү оешмаларына һәм ахыр кулланучыларга газ җибәрүче оешмаларга гамәлдәге закон нигезендә әзерләнгән исәпләү һәм нигезләү материалларын Россия Федераль тарифлар хезмәтенә җибәрергә кирәк.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 декабрь, 2000 ел, №1021 карары белән расланган Россия Федерациясе территориясендә газга бәяләрне һәм аны транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларны булдыруның һәм дәүләти җайга салуның төп нигезләмәләре буенча, газ бүлү оешмаларына Россия Федераль тарифлар хезмәтенә, газ бүлгеч челтәрләр аша газ транспортлау хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү (яңадан карау) турында гариза һәм электрон рәвештәге исәпләмәләрне тапшыру белән беррәттән, тарифларны дәүләт җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органына документларның тулы комплектының расланылган күчермәсен  дә җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International