Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 20 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан шәһәр яны елга транспортында тиз йөрешле һәм сукуышлы судноларда һәм Зеленодол – Вязовые кичүендә пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында.

2. “Яңа Чишмә МПП ЖКХ” ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү һәм күмү хезмәте күрсәтүгә тарифларны  билгеләү турында.

3. “Буа водоканалы” ЯАҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International