Казанда Пассажир көне үткәрелә

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Пассажир көне уздырыла. Еллык мәгълүмати акция пассажир комплексы подразделениеләре җитәкчеләре катнашында үткәрелә. Чара “Казан-1” һәм “Казан-2” вокзалларында булачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Шулай итеп, 19 июнь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә пассажирлар вокзаллар бүлмәләрендә урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлекләренә үзләренең сораулары һәм тәкъдимнәре белән мөрәҗәгать итә ала.

Пассажирларны кызыксындырган сорауларга Федераль пассажир компаниясе, Горький тимер юлының “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе вәкилләре җавап бирәчәк.

Пассажир көне Казан төбәгендә шулай ук “Яшел Үзән”, “Канаш”, “Чабаксар” һәм “Йошкар-Ола” станцияләрендә дә үткәреләчәк.

Мондый чараларда пассажирлар гадәттә шәһәр яны поездлары хәрәкәте, расписаниеләре, тарифлары буенча аңлатуны сорап һәм башка  шундыйрак мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International