Үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасы аша ташландык суларны агызуга түләү турында

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм Экология министрлыгы (алга таба – Россия министрлыгы), “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” 07.12.2011 ел, №416-ФЗ Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, 2014 елда үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасы  (алга таба – ЦСВ) аша су объектларына пычрак матдәләр агызуга түләү кертү мәсьәләсе буенча аңлатма бирде.

№416-ФЗ закон (26-28 статьялары) нигезендә, су объектларына рөхсәт ителгөн дәрәҗәдә пычрак матдәләрне агызу нормативлары һәм аларның лимитлары (ташландык суларны агызуга түләүне исәпләү һәм түләү алу базасын тәшкил итә) ташландык суларны агызуны һәм ЦСВдан файдалануны хәл итүче оешмалар өчен (алга таба – ВКХ оешмалары) һәм, “Объектлары өчен рөхсәт ителгән дәрәҗәдә пычрак матдәләр, башка матдәләр һәм микроорганизмнар агызу нормативлары билгеләнгән абонентлар категорияләре турында” 18.03.2013 ел, №230 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә билгеләнгән оешмалар абонентларының (юридик затлар) аерым категорияләре өчен билгеләнә.

ВКХ оешмалары абонентларының аерым категорияләре өчен рөхсәт ителгән дәрәҗәдә  ташландык суларны агызу нормативларын һәм лимитларын билгеләү бер үк вакытта әлеге оешмалар өчен гамәлдә булып килгән рөхсәт документларын (күрсәткечләре һәм параметрлары әлеге нормативларның һәм лимитларның булуын исәпкә алырга тиеш) яңадан карауны һәм яңадан рәсмиләштерүне таләп итә (№416-ФЗ Законның 26 статьясы).

Моңа бәйле рәвештә, №416-ФЗ Законның 43 статьясы нигезендә, әлеге закон нормалары һәм нигезләмәләренең үз көченә керүе өчен күчеш чоры күздә тотыла, шуның нигезендә 2014 ел дәвамында ВКХ оешмалары һәм аларның абонентлары өчен рөхсәт ителгән дәрәҗәдә ташландык суларны агызуга  нормативлар һәм аларның лимитлары  билгеләнергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 гыйнварыннан пычрак матдәләр агызуга түләүне исәпләү һәм түләү алуны мөстәкыйль түләүче-абонентларны аерудан чыгып хәл итәргә кирәк булачак.

Россия министрлыгы, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, 2014 елда  ЦСВ аша су объектларына пычрак матдәләр агызган өчен түләүне исәпләү һәм түләү кертү, хәзерге вакытта гамәлдә булып килгән тәртип һәм рөхсәт документлары нигезендә (мондый оешмаларның аерым абонентларын түләүчеләрнең мөстәкыйль төркеменә аеруны күздә тотмаган), ВКХ оешмалары тарафыннан хәл ителергә тиеш, дип исәпли.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International