Россия Федерациясе Хөкүмәте Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә концессион килешүләр һәм аренда килешүләре төзү хокукына конкурс тәкъдимнәрен бәяләүдә күләмнәрне дисконтлау кагыйдәләрен раслады

2014 елның 2 июле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте “Концессион килешүләр турында”, “Җылылык белән тәэмин итү турында” һәм “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” федераль законнар нигезендә, җылылык һәм су белән тәэмин итү объектларына карата концессион килешүләр төзү хокукына конкурс тәкъдимнәрен бәяләүдә күләмнәрне дисконтлау тәртибен билгеләде.

Моннан тыш “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую турында” 22 октябрь, 2012 ел, №1075 һәм “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны дәүләти җайга салу турында” 13 май, 2013 ел, №406 РФ Хөкүмәте карарларына өстәмәләр кертелде, әлеге өстәмәләр нигезендә, аерым алганда, билгеләнә:

- Тарифларны җайга салу органнары тарафыннан оешманың концессион килешү яки аренда килешүе төзү көненә гамәлдә булган тарифларны җайга салу кагыйдәләрен кулланып тарифларны җайга салудан бәяләр (тарифлар) билгеләү (үзгәртү, төзәтү) көненә гамәлдә булган тарифларны җайга салу кагыйдәләрен кулланып тарифларны җайга салуга күчүен килештерү тәртибе;

- Тарифларны җайга салу органы тарафыннан концессион килешү яки аренда килешүе төзү хокукына конкурс оештыручыга конкурста катнашучының дисконтланган керемен исәпләү өчен кулланыла торган бәяләр, күрсәткечләр һәм параметрлар турында мәгълүмат тапшыру, шулай ук тарифларны җайга салу органы тарафыннан конкурс документларына кертелә торган тарифларны җайга салу ысулын һәм тарифларны җайга салуның озак сроклы параметрлары күрсәткечләрен килештерү тәртибе;

-  Тарифларны җайга салу органы тарафыннан тарифларны җайга салуның озак сроклы параметрларын үзгәртүгә башлангыч рәвештә ризалык бирү тәртибе.

 

http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_164122/

© КонсультантПлюс, 1992-2014

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International