Җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче оешмалар игътибарына

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: 2014 елның 28 маеннан “Җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлылыгы һәм энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләрен билгеләү һәм факттагы күрсәткечләрен исәпләү, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешма тарафыннан әлеге пландагы күрсәткечләргә ирешүне билгеләү  кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  15 май, 2010 ел, №340 карарына үзгәрешләр кертү турында” 16.05.2014 ел, №452 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары үз көченә керде.

Карар нигезендә  Җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлылыгы һәм энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләрен билгеләү һәм факттагы күрсәткечләрен исәпләү кагыйдәләре расланган.

Үзләренә карата озак сроклы тарифлар билгеләнгән җайга салынулы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, озак сроклы тарифлар билгеләүгә гаризалар тапшырган, расланылган инвестицион программаларга ия булган оешмаларга, шулай ук концессион килешүләр нигезендә җиһазлардан файдаланучы оешмаларга 2014 елның 1 июленә кадәр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлылыгы һәм энергетика нәтиҗәлелегенең факттагы һәм  пландагы күрсәткечләрен тапшырырга кирәк.

Озак сроклы чорга җылылык белән тәэмин итү объектының  энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләре билгеләнгән тәртиптә расланган оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеге программаларын тормышка ашыруда җылылык белән тәэмин итүче оешмалар ирешә торган энергияне сак тотуның һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыруның максатчан күрсәткечләреннән чыгып билгеләнә.

 

“Җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлылыгы һәм энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләрен билгеләү һәм факттагы күрсәткечләрен исәпләү, шулай ук җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешма тарафыннан әлеге пландагы күрсәткечләргә ирешүне билгеләү  кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  15 май, 2010 ел, №340 карарына үзгәрешләр кертү турында” 16.05.2014 ел, №452 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары: 

http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=601444

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International