“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 05.05.2014 ел, №122-ФЗ Федераль закон нигезендә РФ КоАПка 7.32.3 статья өстәлде. Аның нигезендә юридик затлар (дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре, табигый монополияләр, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр һ.б.) тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу тәртибен бозган өчен штрафлар кертелә.
Аерым алганда, мондый бозу сыйфатында каралырга мөмкин:
- товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуның электрон формасын санга сукмау;
- сатып алу турында мәгълүматны сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасына урнаштыруның закон нигезендә билгеләнгән срокларын бозу яки бу системада закон нигезендә күздә тотылган мәгълүмат урнаштырмау;
- сатып алу турында документлар һәм (яки) извещениеләр эчтәлегенә карата таләпләрне үтәмәү;
- сатып алуда катнашучыларга, сатып алына торган товарларга, эшләргә, хезмәтләр күрсәтүгә сатып алу турында документларда күрсәтелмәгән таләпләр кую.
Мондый сатып алулар өлкәсендә контрольлекне хәл итүче федераль органның законлы карарын билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен юридик затларга 500000 сумга кадәр административ штраф кертелгән.
Моннан тыш РФ КоАПка 19.7.2-1 статьясы өстәлде. Аның нигезендә контрольлек итүче органга сатып алуда намуссыз катнашучылар һәм намуссыз товар (эш, хезмәт күрсәтү) җибәрүчеләр турында мәгълүмат тапшырмаган өчен яки белә торып ялган мәгълүмат тапшырган өчен җаваплылык күздә тотыла. Әлеге бозу өчен вазыйфаи затларга 15000 сумга кадәр, юридик затларга – 50000 сумга кадәр күләмдә штраф билгеләнәчәк.