Россия Федерациясе Президенты 4 июнь, 2014 елгы Федераль законны имзалады. Әлеге Закон нигезендә “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 5 апрель, 2013 ел, №44-ФЗ Федераль законга бердәнбер товар җибәрүчедән (эшләр башкаручы, хезмәтләр күрсәтүче) дәүләти сатып алуларны оптимальләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелде.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә сатып алуның бердәнбер товар җибәрүчедән (эшләр башкаручы, хезмәтләр күрсәтүче) хәл ителү очраклары исемлеге киңәйтелде. Хәзер бу исемлеккә кертелә:
- федераль яки төбәк инновацион мәйданчыклар дип танылган оешмалар тарафыннан кирәкле җиһазлар һәм программ продуктларны шуларга бары тик үзләре генә хокуклы булганнарның җибәрүенә контрактлар төзү;
- бюджет учреждениесе тарафыннан контрактның предметы булып банк гарантиясе бирү торган контракт төзү;
- үрнәкләре билгеләнгән тәртиптә теркәлгән, сәнгать дәрәҗәсендә дип танылган халык сәнгать һөнәрләре әйберләрен сатып алу.
Бер үк вакытта заказчы контрактны үтәүгә экспертиза ясау өчен экспертлар, эксперт оешмалары җәлеп итәргә тиеш булмаган бердәнбер товар җибәрүчедән (эшләр башкаручы, хезмәтләр күрсәтүче) сатып алу очраклары киңәйтелде. Аңа түбәндәге сатып алулар кертелгән:
- контракт системасы турында Законның 93 статьясындагы 1 өлешенең 1-9, 14, 15, 17-23 пунктларында, 24 пунктында (федераль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны хәл иткәндә), 25, 26, 28-30, 32, 33, 36 пунктларында күздә тотылган;
- экспертлар, эксперт оешмалары хезмәтләре күрсәтү;
- контрактны үтәү нәтиҗәсе булып дәүләт яки дәүләтнеке булмаган мәҗбүри экспертиза аша узган капиталь төзелеш объектының проект документлары һәм (яки) инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре торса.
Моннан тыш контракт системасы турында Законның контрактны үтәүне тәэмин итү турында нигезләмәләренең кредитлар бирү хезмәтләре күрсәтүне сатып алуга һәм бюджет учреждениесе тарафыннан контрактның предметы булып банк гарантиясе бирү торган контракт төзүгә кагылмавы күздә тотылган.
Участок сайлау комиссияләре, территориаль сайлау комиссияләре, округ сайлау комиссияләре, муниципаль берәмлекләрнең сайлау комиссияләре тарафыннан сайлаулар һәм референдумнар турында Россия Федерациясендә күздә тотылган вәкаләтләрен үтәү йөзеннән товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүләрне сатып алу контракт системасы турында Законның гамәлдә булу өлкәсеннән төшереп калдырылган.
Сатып алуларда кече эшмәкәрлек субъектларының һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның катнашуына бәйле булган, шулай ук котировкалар запросын үткәрү юлы белән товар җибәрүчене (эш башкаручы, хезмәт күрсәтүче) билгеләүгә кагылышлы Законның аерым нигезләмәләре аныкланган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 4 июнь, 2014 ел, №140-ФЗ Федераль закон нигезендә контракт системасы турында Законның 30 статьясы, 72 статьясындагы 2 өлеше, 93 статьясындагы 1 өлешенең 4 һәм 5 пунктлары һәм 94 статьясының 4 өлеше (кертелгән үзгәрешләр редакциясендә) нигезләмәләренең гамәлдә булуының 2014 елның 1 гыйнварыннан килеп чыккан хокукый мөнәсәбәтләргә кагылуы билгеләнгән.