Татарстан башкаласында “Казан” агросәнәгать паркын “Казан” халыкара аэропорты белән тоташтырган №197 яңа автобус маршруты ачылды. Элекке №97 маршрут юкка чыгарылды, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Транспорт комитеты.
№197 маршрутта җиде “Форд Транзит” микроавтобусы йөриячәк. “Агропромпарк”тан беренче рейс – иртәнге 6:00 сәгатьтә, аэропорттан – 6:20 сәгатьтә. Автобуслар һәр көнне 20 минут саен йөреп торачак.
“Агропромпарк”тан аэропортка кадәр билет бәясе – 40 сум, “РКБ” тукталышыннан – 20 сум, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Тәфсиллерәк мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://www.temakazan.ru/news/transport/item/13208/