Россия Федерациясе Хөкүмәте 31 май, 2014 ел, №503 карарын кабул итте. Аның нигезендә Кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яки) ташландык суларны агызуны хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын эшләү, раслау һәм төзәтү кагыйдәләренә (алга таба – Кагыйдәләр) үзгәрешләр кертелде.
Кертелгән үзгәрешләр белән шул билгеләнде: югарыда атап үтелгән Кагыйдәләр кайнар су белән тәэмин итүне, салкын су белән тәэмин итүне һәм (яки) ташландык суларны агызуны хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын эшләү, раслау һәм төзәтү тәртибен генә түгел, әлеге инвестицион программаларны килештерү тәртибен дә билгели.
Моннан тыш кертелгән үзгәрешләр нигезендә инвестицион программаны эшләүгә техник задание эчтәлегенә кагылышлы Кагыйдәләр нигезләмәләре дә үзгәртелде. Шул рәвешле әлеге техник заданиедә булырга тиеш:
- үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларына тоташтырырга кирәк булган абонентларның капиталь төзелеш объектлары исемлеге яки мондый объектлар урнашкан территорияләр исемлеге, тоташтырыла торган объектларның урнашу урыннарын, тоташу нагрузкаларын һәм срокларын күрсәтеп;
- үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларының ышанычлылык, сыйфат һәм энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләре;
- үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларын төзү, модернизацияләү һәм реконструкцияләү чаралары исемлеге, объектларның мондый чараларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелергә тиешле ышанычлылык, сыйфат һәм энергетика нәтиҗәлелегенең пландагы күрсәткечләрен күрсәтеп.
Шулай ук инвестицион программаның эчтәлеге буенча да таләп үзгәртелгән, инвестицион программада булырга тиеш:
- үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларының проект документларын әзерләү, объектларны төзү, гамәлдәгеләрен модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча чаралар исемлеге, аларның кыскача тасвирламасы;
- үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларының тузуының пландагы проценты һәм үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларының тузуының факттагы проценты;
- инвестицион программаны тормышка ашыру чорына су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларның башлангыч исәпләмәсе;
- билгеләнгән таләпләр нигезендә эчәргә яраклы суның сыйфатын билгеләнгән таләпләргә китерү буенча чаралар планы, энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча программа һәм ташландык суларны киметү планы (мондый программалар расланган булса).
Инвестицион программа чараларының салкын су, кайнар су белән тәэмин итү өлкәсендә тормышка ашырыла торган һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тормышка ашырыла торган чараларга бүленүе күздә тотылган.
Инвестицион программа проектын раслаудан һәм аны эшләп җиткерүгә җибәрүдән баш тартуга нигез булып түбәндәгеләрнең торуы билгеләнгән:
- инвестицион программаның инвестицион программа эчтәлегенә карата таләпләргә туры килмәве;
- инвестицион программаның техник заданиегә туры килмәве;
- җайга салынулы оешма тарифларының абонентлар өчен бик кыйммәт булуы;
- инвестицион программа проектында күрсәтелгән инвестицион программа чараларын тормышка ашыру бәясенең Россия Төзелеш министрлыгы раслаган призводство билгеләнешендә булмаган капиталь төзелеш объектларының һәм инженерлык инфраструктурасы объектларының төрле төрләрен булдыру бәясенең эреләндерелгән нормативлары буенча билгеләнгән чараларны тормышка ашыру бәясеннән артып китүе;
- расланыла торган инвестицион программага кертелгән чаралар бәясенең концессион килешү нигезендә концессионер һәм концедент тарафыннан хәл итү күздә тотылган концессион килешү объектын булдыру һәм реконструкцияләү чыгымнарының чик күләмен бәясеннән артып китүе.
“Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 июль, 2013 ел, №641 карарына үзгәрешләр кертү турында” 31 май, 2014 ел, №503 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында (http://www.pravo.gov.ru) 2014 елның 4 июнендә басылып чыккан һәм 2014 елның 12 июненнән гамәлгә керә.