Россия Энергетика министрлыгы “Җылылык энергиясе базарының максатчан моделен гамәлгә кертү” планы белән таныштырды

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Россия Энергетика министрлыгы “Җылылык энергиясе базарының максатчан моделен гамәлгә кертү” планы белән таныштырды. Планда, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итүнең инвестицион һәм технологик өлешләренә ярдәм итү өчен, федераль министрлыклар һәм төбәк ведомстволарының гамәлләре эзлеклелеге булдырылган.

Документ “юл картасы” рәвешендә булдырылып, 40 чараны үз эченә алган 6 бүлектән тора.

Чараларның беренче төркеме кайнар су һәм пар җибәрү ягыннан, шулай ук җылылык белән тәэмин итүдә сәнәгатьтә кулланучылар (мондый кулланучылар җылылык энергиясе коллекторларына тоташтырылган очракта) белән килешүле мөнәсәбәтләрне либеральләштерүгә юнәлдерелгән.

Чараларның икенче төркеме Россиянең үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасында бәя хасил итүнең яңа тәртибен формалаштыра. Тәкъдим ителә торган модель төбәк үзенчәлекләрен исәпкә ала, һәм ул “альтернатив котельня” ысулына нигезләнгән. Модель ахыр кулланучылар өчен җылылык энергиясенә бәянең чик күләмен билгеләячәк һәм шул рәвешле ТЭЦ башка җылылык белән тәэмин итү формалары белән көндәшлек итә алачак, бу исә үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системаларын инвестицияләү проблемасын хәл итәчәк. “Альтернатив котельня” чик бәясе кысаларында ирекле бәяләр хасил итүгә күчү хәл ителә. Шул ук вакытта җылылык челтәрләре оешмаларының хезмәтләр күрсәтүләре өчен, иң яхшы тәҗрибәләрдән чыгып, референт бәяләр билгеләнәчәк.

Документта бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасының (ЕТО) нәтиҗәлелеген арттыруга, аның функцияләрен һәм вәкаләтләрен киңәйтүгә юнәлдерелгән гамәлләрнең эзлеклелеге билгеләнгән.

Үзгәрешләр шулай ук җылылык энергиясен исәпләү приборларын урнаштыруга да кагыла. Тәкъдим ителә торган нормативлар буенча җибәрелә торган җылылык энергиясе, куллану күләме буенча чикләүләрсез,  тулысынча исәпкә алыначак. Россия Энергетика министрлыгы, әлеге чараларны тәкъдим итеп, гадиләштерелгән яки күмәк учет системалары кертелергә мөмкин, әмма исәпкә алынмаган кулланучылар башка булмаячак, дигән фикерне җиткерә.

Документ шулай ук җылылык белән тәэмин итүнең яңа моделен гамәлгә кертү өчен күчеш чоры этапларын үз эченә ала.

“Юл картасы”н раслауны, фикер алышулардан соң тәкъдимнәрне исәпкә алып, кыска гына вакыт эчендә хәл итү планлаштырыла.

 

http://www.minenergo.gov.ru/press/min_news/18782.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International