Федераль тарифлар хезмәте сайтында (www.eias.ru ) 2014 елның апрель ае өчен №46-ТЭ формасын тапшыру статистикасы урнаштырылган.
Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларының №46-ТЭ формасы буенча хисапларны тулы күләмендә тапшырмаганлыклары ачыкланган.
Җайга салынулы оешмаларга тапшырылмый калган барлык хисапларын кыска гына вакыт эчендә “ЕИАС ФСТ России” ФГИС аша Россия Федераль тарифлар хезмәте исеменә тапшырырга кирәк!
Дәүләт комитеты шуны да искә төшерә: әлеге мәгълүматларны җыю “Росстат” боерыгы белән расланган срокларда, тәгаенләп әйткәндә, хисап аеннан соң килүче айның 20 числосына кадәр, хисап елы өчен 10 февральгә кадәр хәл ителә.
Мәгълүмат тапшырмау оешманы административ җаваплылыкка тартуга нигез булып тора.
РФ КоАП 19.7.1. статьясы нигезендә:
1. Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле органга мәгълүматлар тапшырмау, мәгълүматларны тапшыруның зарурилыгы тарифларны билгеләү, үзгәртү, гамәлгә кертү яки юкка чыгару, шулай ук әлеге орган тарафыннан мәгълүматларны контрольлектә тоту (күзәтчелек итү), җыю вәкаләтләрен үтәү өчен норматив-хокукый актлар нигезендә күздә тотылган очракта, шулай ук аларны вәкаләтле орган тарафыннан күрсәтелгән срокта тапшырмау вазыйфаи затларга өч меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
2. Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтле органга белә торып ялган мәгълүматлар тапшыру, мәгълүматларны тапшыруның зарурилыгы тарифларны билгеләү, үзгәртү, гамәлгә кертү яки юкка чыгару, шулай ук әлеге орган тарафыннан мәгълүматларны контрольлектә тоту (күзәтчелек итү), җыю вәкаләтләрен үтәү өчен норматив-хокукый актлар нигезендә күздә тотылган очракта, вазыйфаи затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән йөз илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
3. Шундый ук административ хокук бозу өчен моңа кадәр дә административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан 1 һәм 2 өлешләрендә күздә тотылган административ хокук бозулар бер елдан ике елга кадәр дисквалификацияләнүгә китерә.