Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

2014 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Дәүләт комитеты Иҗтимагый советының чираттагы утырышы булды. Иҗтимагый совет рәисе Н.Борознов җитәкчелегендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Гражданнарның коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын исәпләү һәм куллану тәртибе ягыннан федераль закондагы үзгәрешләр.

2. Кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан актив кулланыла торган көчәнешләр (НН һәм СН-1) өчен электр энергиясен тапшыруга тарифларны эре предприятиеләр тарафыннан кулланыла торган көчәнешләр (СН-2 һәм ВН) тарифларына тигезләү юлы белән кече бизнеска төшә торган тариф нагрузкасын эре бизнес ягына  авыштыру чараларын эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International