Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.“Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.
2. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында (Баулы МР: “Баулы водоканалы” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ, “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” ААҖ).
3. “Лениногорск җылылык челтәрләре” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
4.“Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.