Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: 2014 елның 15 маеннан “Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын, шулай ук мондый программаларның составы һәм эчтәлегенә  карата таләпләрне килештерү һәм раслау тәртибе турында” 05.05.2014 ел, №410 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары үз көченә керде.

Әлеге карар нигезендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын килештерү һәм раслау процедурасы билгеләнде.

Инвестицион программаларны раслау җирлекләрнең, шәһәр округларының җирле үзидарә органнары белән үзара килештерү нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан хәл ителә.

Инвестицион программага тормышка ашыруның максатка ярашлылыгы тиешле җирлекләр, шәһәр округларының җылылык белән тәэмин итү схемаларында нигезләнгән чаралар кертелергә тиеш.

Шул исәптән билгеләнде:

* инвестицион программа эчтәлеге;

* җирле үзидарә органнары белән килештерү буенча РФ субъекты башкарма хакимияте органы тарафыннан инвестицион программаны раслау тәртибе;

* инвестицион программага үзгәрешләр кертү тәртибе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International